• Русский
  • Татарча

Дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә полилингваль белем бирү һәм этномәдәни тәрбия бирү эчтәлеге һәм методикасы» һөнәри яңадан укыту курслары

2020 елның 13 апреленнән 17 апрельгә кадәр һәм 23 апреленнән 28 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә полилингваль белем бирү һәм этномәдәни тәрбия бирү эчтәлеге һәм методикасы» һөнәри яңадан укыту курслары үткәрелде.

«Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә полилингваль белем бирү һәм этномәдәни тәрбия бирү эчтәлеге һәм методикасы» программасы буенча Казан шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан 10 тыңлаучы белем алды (курслар җитәкчесе - Мифтахетдинова Н.Р., мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы).

Укыту программасына мәктәпкәчә яшьтәге балаларның полилингваль мохит шартларында уен эшчәнлеген оештыру методикасы, полилингваль мохит шартларында эшчәнлек алып бару нигезендә белем бирү процессын модельләштерү, милли гореф-гадәтләргә нигезләнгән гаилә тәрбиясе үзенчәлекләре буенча темалар кертелгән иде.

Укыту презентацияләр, видеолекцияләр, онлайн-консультацияләр, видеоязмалар, вебинарлар һәм практик кейслар формасында электрон һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып гамәлгә ашырылды.