• Русский
  • Татарча

«Халык костюмы» авторлык остаханәсе

2020 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында «Традицион мәдәният һәм белем бирү мохите» Федераль инновацион мәйданчыгының белем бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында онлайн режимда «Халык костюмы» дигән авторлык остаханәсе үткәрелде.

Бу очрашу тарихи-мәдәни объект буларак халык костюмын өйрәнүгә багышланган чаралар циклына керде һәм традицион татар костюмы элементы – алъяпкыч ясау буенча практикум булды.

Катнашучылар татар этнографик төркемнәренең стиль үзенчәлекләре, аларны төзегәндә кулланылган тукымалар, декорацияләү принциплары, шулай ук традицион хатын-кызлар костюмының әлеге аерылгысыз өлешенең конструктив үзенчәлекләре турында белделәр. Тәҗрибәле остаз җитәкчелегендә тыңлаучылар тегү әйберләре ясый башладылар. Әзерләү барышында онлайн консультацияләр үткәреләчәк. Реконструкция өчен Казан татарларының алъяпкычлары үрнәк булып тора.

Остаханә эшендә төрле мәгариф дәрәҗәсендә педагоглар, шулай ук мәдәният учреждениеләре белгечләре катнашты.

Укуларны этномәдәни белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр, ТР Мәгарифне үстерү институты укытучылары үткәрде.

Остаханәне үткәрү нәтиҗәләре буенча катнашучыларга электрон сертификатлар тапшырылды.

1
2
3
4