• Русский
  • Татарча

ТР Мәгарифне үстерү институты гыйльми советының чираттагы утырышы узды

29 апрельдә ТР Мәгарифне үстерү институты гыйльми советының чираттагы утырышы узды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  1. 2019 елга үзтикшеренү турында хисап проектын раслау.
  2. ТР Мәгарифне үстерү институтының профессор-укытучылар составына кертелгән педагогларның, фәнни хезмәткәрләрнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс эшләрен карау турында.
  3. Планлы кулъязмалар басмасына тәкъдим итү.

Ректор Л.Н. Ногманованың институтның 2019 елда башкарган эшләре турындагы доклады тыңланды. Доклад институт эшчәнлегенең барлык өлкәләрен, шул исәптән кадрлар, финанс һәм матди-техник тәэмин итү мәсьәләләрен дә чагылдырды. Агымдагы елда хәл ителергә тиешле казанышлар һәм проблемалар яңгырады.

Докладка гыйльми совет югары бәя бирде, үзтикшеренү турында хисап институт сайтында урнаштырылачак.