• Русский
  • Татарча

ТР гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль проблемалары: белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең эчке системасын оештыру» семинары

2020 елның 30 апрелендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен вебинар форматында «Белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль проблемалары: белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең эчке системасын оештыру (планлаштыру, гамәлгә ашыру, йомгаклар ясау)»дип исемләнгән семинар үткәрә.

Модератор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты И.Р. Идрисов.

Вебинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  1. Мәктәп процессларының сыйфатын күтәрү коралы буларак, интерактив нигездә үзаудит. Идрисов Ирек Рәхимҗан улы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты.
  2. Белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасы: мәгариф оешмасын регламентлау, эшләтү, үзтикшерүдә роле. Яковлева Людмила Александровна, Казан шәһәре Идел буе районының 40 нчы гимназиясе директоры.
  3. Белем бирү эшчәнлеге сыйфатын бәяләүнең эчке системасын оештыруның идарә аспектлары. Кинзябулатова Гөлназ Рамиль кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты.

Керү режимы: https://youtu.be/kwdfy5Rbo2M