• Русский
  • Татарча

Интеллектуаль транспорт системалары буенча беренче үзәк-көнчыгыш конгрессы

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

2020 елның 21-24 сентябрендә Казанда Татарстан Республикасы гариза кампаниясе нәтиҗәләре буенча үткәрү хокукын откан Интеллектуаль транспорт системалары буенча беренче үзәк-көнчыгыш конгрессы узачак.

Россия Федерациясе территориясендә мондый дәрәҗәдә һәм әһәмиятле чара беренче тапкыр үткәрелә.

Конгрессны оештыручы - ERTICO ITS Europe ассоциациясе, ә оештыруда катнашучылар - Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары.

Әлеге чара Россиядә, БДБ илләрендә, Урта Көнчыгыш илләрендә, Европа һәм Азия илләрендә ИТС үсешенә юнәлдерелгән. Аның максаты - транспорт хәрәкәтен тотрыклы үстерү максатыннан ИТС дөнья җәмәгатьчелеген берләштерү. Конгрессның төп идеясе - инновацияләрне җәлеп итеп, «акыллы киләчәк» булдыру.

Конгресс форматы бай эшлекле программа, күргәзмә, техник визитлар, демонстрацияләр, сыйфатлы нетворкингны күздә тота.

Конгресс кысаларында имин, эффектив, экологик яктан куркыныч булмаган һәм уңайлы мобильлекне тәэмин итү максатында ИТС өлкәсендәге карарларны презентацияләү өчен дөньякүләм платформа тәкъдим ителәчәк.

Конгрессның төп тематик юнәлешләре: транспорт хәрәкәте белән идарә итү, җәмәгать транспорты, транспорт хәрәкәтен оештыру өлкәсендәге законнар, зур мәгълүматлар, тикшеренүләр һәм эшләнмәләр, инновацияләр, пилотсыз транспорт, ИТС һәм әйләнә-тирә мохит, мобиль кушымталар, ИТС өлкәсендә кадрлар әзерләү.

Элемтә өчен мәгълүмат: +7 (843) 5-333-776, its2020.kazan@tatar.ru, https://ru.itsinceeurope.com

24.01.2020 елның 6 нчы беркетмәсе