• Русский
  • Татарча

«ФДББ стандартларын гамәлгә ашыру шартларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга инклюзив белем бирү» квалификация күтәрү курслары

2020 елның 16 апреленнән 30 апреленә кадәр «ТР Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы тарафыннан «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга инклюзив белем бирү» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча курслар оештырылды һәм үткәрелде. Татарстан Республикасының 236 педагогик хезмәткәре белем алды. Курс күләме: 36 сәгать (дистанцион модуль).

Тыңлаучылар сәламәтлекләре чикле булган балаларга инклюзив һәм интеграцияләнгән белем бирү программаларын оештыру һәм тормышка ашыру буенча теоретик һәм практик мәсьәләләрне үзләштерделәр, махсус һәм инклюзив белем бирүнең психологик-педагогик нигезләрен, сәламәтлекләре чикләнгән балаларны укыту, тәрбияләү һәм үстерү, мәктәп коллективында имин стимул бирә торган мохит һәм яхшы атмосфера булдыру методларын һәм технологияләрен өйрәнделәр. Уку барышында тыңлаучылар лекцияләр материалларын өйрәнделәр, вебинарларда катнаштылар, эксперт-практиклар һәм форумда башка укучылар белән аралаштылар.

Квалификация күтәрүгә йомгак ясаганда, тыңлаучылар кафедрадагы профессор-укытучылар составының югары профессиональлек дәрәҗәсен билгеләделәр һәм белем бирү процессында катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерделәр.