• Русский
  • Татарча

«Мәгариф системасында гамәли психология/ Гамәли психология» юнәлеше (белгечлеге) буенча гомуми белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләрен һөнәри яңадан әзерләү курслары.

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» дәүләт автоном мәгариф учреждениесе тарафыннан 2020 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт биреме һәм йөкләмәләре кысаларында югары һөнәри белем базасында «Мәгариф системасында гамәли психология/ Гамәли психология» юнәлеше (белгечлеге) буенча Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләре педагогларын (30 кеше) бюджет нигезендә яңадан әзерләү башланды.

Уку программасы 420 сәгатькә исәпләнгән, уку дәвамлылыгы – 2020 елның 25 февраленнән 5 декабренә кадәр. Уку формасы - эштән өлешчә өзеклек белән.

ТР Мәгарифне үстерү институтының Педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы 2020 елның 25 февраленнән 12 мартка кадәр һәм 20-30 апрель көннәрне 2 сессия үткәрде.

Төркемнең кураторы – педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы мөдире Шәрифҗанова К.Ш.