• Русский
  • Татарча

«Татар телен укытуда инновацион технологияләр» («Сәлам» УМК буенча) республика түгәрәк өстәле

2020 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты, мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедралары тарафыннан дәүләт биреме кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Татар телен укытуда инновацион технологияләр» («Сәлам» УМК буенча) республика түгәрәк өстәле уздырылды.

Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, “Сәлам” МК проектының фәнни җитәкчесе Шәмсетдинов Р.Р.; татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Л.Г. Гыйләҗева; мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Җамалетдинова З.И.; Казан шәһәре Мәскәү районы «2 нче лицей-интернат»ының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы, «Сәлам!» УМК автордашы Якупов Р.Н.; Казан шәһәре Идел буе районы «6 нчы гимназия» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы, «Сәлам!» УМКсына апробация үткәргән мөгаллим Гарипова Г.Р.; Татарстан Республикасы Лаеш районы "Столбище гомуми урта белем бирү мәктәбе"нең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Г.Н.; Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм туган тел һәм әдәбият буенча гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы 145 туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы катнашты.

Түгәрәк өстәлнең максаты рус телле гомуми белем бирү оешмаларында татар теле һәм әдәбияты буенча гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы укытучыларга мәгълүмати һәм консультатив-методик ярдәм күрсәтү иде.

Түгәрәк өстәл кысаларында рус телле укучылар өчен татар телен укытуның түбәндәге актуаль проблемалары ачылды: яңа буын укыту-методик комплектлары (УМК «Сәлам!» ), 5 нче сыйныфта «Сәлам» УМК роле, татар телен өйрәнү буенча укыту нәтиҗәләре, «Сәлам!» укыту-методик үзәге, дәреслек үзенчәлекләре, төп эш принциплары, рус телле укучылар өчен татар теле дәресләрендә инновацион технологияләр.

Барлык чыгышлар һәм чаралар татар телен чит тел буларак укыту мәсьәләләрен яктыртты. Апробация нәтиҗәләре күрсәткәнчә, «Сәлам!» УМКсы буенча белем бирү укучыларны мотивлаштыра һәм укыту материалының эчтәлеген үзләштерүдә уңай динамика күзәтелә.

Укытучы-практикларның мастер-класслары кысаларында рус телле укучыларны татар теленә өйрәтүдә укыту-методик комплект мөмкинлекләре күрсәтелде.

Катнашучылар республика түгәрәк өстәлен вебинар форматында югары бәяләделәр, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты җитәкчелегенә һәм укытучылар составына зур рәхмәт белдерделәр.