• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен «Кече яшьтән илһам: һәр баланың уңышы» республика түгәрәк өстәле

2020 елның 28 апрелендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан дәүләт биремен тормышка ашыру кысаларында «Кече яшьтән илһам: һәр баланың уңышы» дигән темага My Own Conference сервисы ярдәмендә республика түгәрәк өстәле оештырылды һәм үткәрелде.

Түгәрәк өстәлдә Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының 57 җитәкчесе һәм педагогик хезмәткәре катнашты.

Түгәрәк өстәл спикерлары ролендә мәктәпкәчә мәгариф оешмалары хезмәткәрләре - федераль челтәр инновацион мәйданчыкларында катнашучылар булды. Әлеге мәйданчыкларның региональ кураторы - ТР Мәгарифне үстерү институты.

Казан шәһәренең Идел буе районы «Комбинацияле 43 нче балалар бакчасы» МАБМУ өлкән тәрбиячесе Ольга Анатольевна Рубашная «Илһам» белән дөнья тирәли сәяхәт» темасына чыгыш ясады.

ТР Питрәч муниципаль районының “Родничок” Ленино-Кокушкино балалар бакчасы”ның өлкән тәрбиячесе Резидә Равильевна Галләмова “Мате +” программасы ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларда математик күзаллауларны үстерүдә модельләштерү ысулын куллану тәҗрибәсен тәкъдим итте.

Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы «380 нче балалар бакчасы»сы тәрбиячесе Ольга Владимировна Нечай балалар эшчәнлегенең төрле төрләрендә «Мате +» комплектын куллануда яңа алымнарны ачты.

Белем бирүнең сыйфатын үзбәяләү шкалаларын кертү юлы белән Заманча белем бирүнең максатларын һәм бурычларын үтәү проблемалары Казан шәһәре Совет районының «113 нче балалар бакчасы» МБББУ мөдире Эльвира Әзһәм Садретдинова чыгышында күтәрелделәр.

Буа муниципаль районының “Ак каен” гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлгенә Гайфулла кызы Хәсәнова “Экосистеманы саклау өчен экоклининг” темасы белән катнашучыларны кызыксындырды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар алынган мәгълүматның мөһимлеген, файдалы һәм кирәкле булуын билгеләп үттеләр. Түгәрәк өстәлнең нәтиҗәсе бу юнәлешләр буенча эшне дәвам итү һәм бу эш нәтиҗәләре белән танышу өчен алдагы очрашулар оештыру турында карар булды.

Түгәрәк өстәлнең модераторы - ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты С.Н.Башинова.