• Русский
  • Татарча

«Өйдә бергәләп химия белән шөгыльләнәбез» Бөтенроссия мәгариф флешмобы

«Курск мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре Курск өлкәсенең гомуми белем бирү системасында РУМОның химия укытучылары бүлеге әгъзалары белән берлектә Курск мәгарифне үстерү институты табигый-математик белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы, « А.С.Пушкин исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары М.Н. Афанасьева җитәкчелегендә «Өйдә бергәләп химия белән шөгыльләнәбез» Бөтенроссия мәгариф флешмобын оештыру инициативасы белән чыктылар.

Безнең чара «Химия һәм экологик белем бирүгә ярдәм итү» коммерцияле булмаган партнерлыгының (Мәскәү шәһәре), Химия укытучылары ассоциациясенең (Мәскәү шәһәре), «Мәктәптә химия» фәнни-теоретик һәм методик журналының (Мәскәү шәһәре) ярдәмнәрен алды. Аны үткәрү буенча барлык мәгълүмат ВК битендә урнаштырыла: https://vk.com/club193731091.

Көн саен «Химия» фәне буенча IV чирекнең уку материаллары яңартыла, химия буенча БДИга әзерлек буенча биремнәр тәкъдим ителә, җаваплар басыла, катлаулы биремнәр аңлатыла, зур мәгълүмати материал тәкъдим ителә. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында флешмобта катнашучыларны җыю үзара электрон элемтә нигезендә башкарыла.

Бөтенроссия белем бирү флешмобы укытучыларга, укучыларга, аларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) «Химия» укыту предметын үзләштерергә ярдәм итү, электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып белем бирү процессын нәтиҗәле оештыру өчен генә түгел, ә укучыларда химия, экология, биология, география һәм башка уку предметлары буенча фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә мотивация формалаштыру, фәнни белемнәрне пропагандалау, гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү максатыннан да үткәрелә.

Белем бирү флешмобы укучыларда хәзерге дөньяда фәннең роле турында күзаллауны формалаштыру, фәнни белемнең төп үтемле методларын үзләштерү, химия грамоталылыгын, кешенең көнкүреш һәм җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәләрен фаразлау, анализлау һәм бәяләү, укучыларга аларның иҗади сәләтләрен күрсәтү белән бәйле күп кенә актуаль мәсьәләләрне хәл итә, УКЫТУЧЫ – УКУЧЫ социаль партнерлыгын камилләштерү шартларында укучыларның һөнәри үзбилгеләнүенә ярдәм итә.

Педагоглар «Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе сайтында үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында белем бирү процессына методик ярдәм күрсәтү максатыннан төбәктә үткәрелә торган башка чаралар турында да мәгълүмат таба алачаклар (https://kiro46.ru).