• Русский
  • Татарча

«Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» электрон журналы сайтта (http://irortsmi.ru/) журналның 2020 елгы 1нче номерын урнаштырды.

Хөрмәтле коллегалар!

Журнал редакциясе сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган материалларыгызны журналның 2020 елның икенче санында урнаштырылачак "Без хәтерлибез..." дип исемләнгән махсус рубрикасында бастырырга чакыра. Бу - Җиңүнең 75 еллыгына багышланган дәресләр, эсселарның методик эшләнмәләре, Бөек Ватан сугышы ветераннарының истәлекләре, ачык чаралар, шигырьләр һәм башкалар булырга мөмкин.

Материаллар 30 майга кадәр smi@irort.ru электрон почтасы аша кабул ителә.