• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен вебинар форматында семинар

2020 елның 29 апрелендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен «Хәзерге шартларда туган (татар) телне һәм әдәбиятны укыту методикасында яңа алымнар» темасына вебинар форматында семинар үткәрәчәк.

Башлана: 13.00 сәгатьтә.
Куратор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Р.Р. Шәмсетдинова

Керү режимы:

https://yadi.sk/d/OndsLgAicwJtSw - Шәмсетдинова Р.Р., Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент, филология фәннәре кандидаты. Чыгышның темалары: «Метапредмет дәрес», «ФГОС шартларында укучыларның эшчәнлеген бәяләү системасы».

https://yadi.sk/d/IBzukzaVnzbaHQ - Фәттахова Рузилә Фирдәвес кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты. Чыгышның темасы: «Туган тел (татар) теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр куллану».