• Русский
  • Татарча

«Россия педагоглары: дистанцион укыту» онлайн форумы

2020 елның 27-28 апрелендә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары «Россия педагоглары: дистанцион укыту» онлайн-форумында катнаштылар. Форум төрле типологиядәге ачык белем бирү проектлары остазлары булырдай һәм киләчәк кешесен һөнәри яки гомуми белем баскычларында да, мәктәпкәчә белем баскычларында да формалаштырырга сәләтле педагогларның Россия һәм дөнья җәмәгатьчелеген булдыруга багышланган.

Форум секцияләренең эшлекле программасы РФнең төрле төбәкләрендә тормышка ашырылган мәгариф өлкәсендә уңышлы проектлар турындагы авторлык докладларына нигезләнә. Һәр семинар – нинди дә булса инновацион проектны гамәлгә ашыру өчен гамәли кулланма.

Форум эшендә "Мәктәпкәчә белем бирү педагогикасы һәм методикасы" юнәлешендә өстәмә һөнәри әзерлек программасы буенча белем алучы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары катнашты (кураторы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Р.И. Латыйпова). Онлайн-форум ике форматта узды:

  1. Гомуми лекция өлеше һәм аннан соң тест үткәрү.
  2. Тематик онлайн-остаханәләр һәм тьютор онлайн-җитәкчелегендә остаханәләрдән соң практик күнегүләр башкару.

Форум сайтында тәрбиячеләр өчен онлайн платформалар буенча озата баручы булдырылды:

  • Интерактив дәресләр өчен әзер материаллар булган ресурслар.
  • Тәрбиячеләргә методик онлайн ярдәм күрсәтү.
  • Мастер-класслар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дәресләрнең әзер видеокурслары.
  • Тәрбиячеләр өчен конкурслар һәм онлайн-фестивальләр.
  • «Россия педагоглары» форумы версиясе буенча тәрбиячеләр өчен иң яхшы ТОП-10 онлайн курс.

Онлайн форумда катнашучылар чараның гамәли-юнәлешле булуын һәм аны актуаль форматта оештырылуын билгеләп үттеләр. Форум нәтиҗәләре буенча катнашучыларга 2 сертификат тапшырылды:

  1. «Россия педагоглары: мәгарифтә инновацияләр» форумында катнашучының белем бирү курсын үтүен дәлилләгән стандарт сертификат
  2. 1 дәрәҗә дистанцион программалардан файдаланучы сертификаты (алга таба онлайн уку һәм «Онлайн белем алу платформалары һәм ресурслары буенча эксперт" сертификатын алу мөмкинлеге).
    1
    3
    4
    5
    6
    2
    8
    7
    10
    11
    12
    13