• Русский
  • Татарча

Халык тыңлаулары

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2019 елның 27 декабрендәге 1931/19 номерлы боерыгы белән расланган 2020 елга дәүләт биреме нигезендә Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты тарафыннан Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренең эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләү буенча үрнәк күрсәткечләр һәм критерийлар эшләнде.

Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә 30 апрельдә онлайн-форматта Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары җитәкчеләре эшчәнлеген бәяләү критерийлары проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрә.

Фикер алышуда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Һадиуллин И.Г., Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Л.Н., Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Шәяхмәтова Р. И., Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире Идрисов И.Р., Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашачак.

Кызыксынган һәркем Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүнең типик күрсәткечләре һәм критерийлары белән танышкач (керү режимы: https://cloud.mail.ru/public/3Jcw/3nUgf5y2R), meniro14@mail.ru электрон адресына хатның темасында «Халык тыңлаулары» дип язып үз тәкъдимнәрен җибәрә алалар.