• Русский
  • Татарча

«Укучыларны дистанцион укытуны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен цифрлы инструментларга күзәтү» вебинарлар сериясе

Хөрмәтле коллегалар!

2020 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Цифрлы белем бирү мохите» ФИП һәм «Ачык мәктәп» ресурс үзәге эшчәнлеге кысаларында мәктәп педагоглары өчен «Google Sites кулланып дистанцион укыту өчен укытучының интерактив сайтын булдыру» дигән вебинар үткәрделәр.

Вебинар язмасын https://youtu.be/3Sw-AXHvt0M сылтамасы буенча, һәм шулай ук ТР Мәгарифне үстерү институты сайтында «Дистанцион укытуны оештыру буенча методик ярдәм күрсәтү», Вебинарлар битендә карарга мөмкин.

Вебинар программасы:

  • «Google Sites ярдәмендә дистанцион укыту өчен укытучының интерактив сайтын булдыру» - Волик Ольга Николаевна, педагогика фәннәре кандидаты, Казан шәһәре 177 нче номерлы лицейның мәгълүматлаштыру буенча методисты, «Мәктәп фәннәр һәм хезмәттәшлек академиясе (ШАНС)» республика челтәрле мәгариф мәйданчыгы җитәкчесе.
  • ««Ачык мәктәп 2035» платформасының функциональ мөмкинлекләрен күзәтү» - Гаязова Нурия Тәлгать кызы, ТР Мәгарифне үстерү институтының «Ачык мәктәп 2035» ресурс үзәге җитәкчесе.