Агымдагы елның 15-28 апрелендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирүнең заманча технологияләре» проблемасы буенча 72 сәгать күләмендә өстәмә һөнәри белем бирү программасы тормышка ашырылды, 32 педагогик хезмәткәр укытылды (программаның кураторы – Мифтахетдинова Н.Р., өлкән укытучы).
Программа презентацияләр, видеолекцияләр, онлайн-консультацияләр, виртуаль стажировка, видеоязмалар, вебинарлар һәм практик кейслар рәвешендә электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып гамәлгә ашырылды; темага туры килгән мәсьәләләрне һәр яклап үз эченә алды; эш графигы һәм режимы тыңлаучыларга кирәкле компетенцияләрне алырга мөмкинлек бирде. Йомгаклау аттестациясе онлайн-режимда проект эшләрен яклау формасында узды.
Тыңлаучылар мәктәпкәчә белем бирү педагогларының һөнәри эшчәнлеге өчен кирәк булган һөнәри компетенцияләрен камилләштерү һәм булган квалификация кысаларында һөнәри дәрәҗәсен күтәрү, мәктәпкәчә белем бирүнең заманча технологияләрен куллану өлкәсендә федераль дәүләт мәгариф стандарты таләпләре нигезендә, тәкъдим ителгән методик материалның төгәл оештырылуы һәм зур күләме өчен зур рәхмәт белдерделәр.