• Русский
  • Татарча

«Хәзерге җәмгыять аңлавында инклюзия» вебинар-конференциясе

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе тарафыннан үткәрелә торган онлайн-чаралар циклын дәвам итү кысаларында, 2020 елның 22 апрелендә педагогик хезмәткәрләргә фәнни-методик ярдәм күрсәтү буенча «Хәзерге җәмгыять аңлавында инклюзия» дигән вебинар-конференция узды. Вебинар-конференция эшендә Татарстан Республикасының 150 педагогик хезмәткәре катнашты.

Вебинар-конференция кысаларында инклюзив практиканың актуаль мәсьәләләре буенча докладлар белән психология фәннәре кандидаты, педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы мөдире Шәрифҗанова К.Ш. «Инклюзив практиканы гамәлгә ашыручы белем бирү учреждениеләрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тьютор ярдәме», психология фәннәре кандидаты, Педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы доценты И.И. Лушпаева «Аутистик спектрда тайпылышлар булган укучыларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү аспектлары», Педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасының өлкән укытучысы Бадалова Э.Ю. «Мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче гаиләгә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү» темаларына чыгыш ясадылар.

Вебинар-конференциядә чатта чыгыш ясаучының катнашучылар белән актив аралашуы тәэмин ителде, бу катнашучыларга үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алырга мөмкинлек бирде.

Конференциядә катнашучылар үткәрелгән чараның актуальлеген билгеләп үттеләр һәм онлайн-чаралар циклын дәвам итәргә тәкъдим иттеләр.

Вебинар язмасы