• Русский
  • Татарча

Урта һөнәри белем бирү оешмаларының терроризм һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре буенча җаваплы вазыйфаи затларын онлайн-укыту

2020 елның 20 нче апреленнән 23 нче апреленә кадәр «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Белем бирү оешмаларында терроризм һәм экстремизмны профилактикалау» темасына урта һөнәри белем бирү оешмаларының терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре буенча җаваплы вазыйфаи затларын укыту уздырылды.

Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән һәм муниципаль районнарыннан килгән 70 җаваплы зат 16 сәгать күләмендә квалификация күтәрү курсларында укыдылар (курслар җитәкчеләре - мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Идрисов И.Р. һәм мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Смирнов И.А.).

Курслар программасына мәгариф оешмаларында терроризм һәм экстремизмга каршы профилактика эшен оештыру буенча видеолекцияләр, презентацияләр, хокукый һәм методик материаллар кертелгән иде.

Квалификация күтәрү курслары эшендә «ТР Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе, Татарстан Республикасының террорчылыкка каршы комиссиясе укытучылары катнашты.

Курсларның йомгаклау өлешендә тыңлаучылар белем бирү оешмаларындагы җаваплы затларның практик эшчәнлегендә кирәкле һөнәри белемнәрен һәм осталыкларын камилләштерү мөмкинлеге алганнары өчен рәхмәт белдерделәр.