• Русский
  • Татарча

2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында белем бирүнең сыйфатын күтәрү чараларын гамәлгә ашыру буенча эшлекле киңәшмә

2020 елның 23 апрелендә 11.00 сәгатьтә уку сыйфаты түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем сыйфатын күтәрү максатыннан Россия Федерациясенең «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы чараларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча онлайн режимда эшлекле киңәшмә узачак.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре катнашачак.

Киңәшмәдә катнашу өчен 2020 елда әлеге программада катнашучы белем бирү оешмалары җитәкчеләре (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 03.03.20 ел ның под-160/20 номерлы боерыгы), муниципаль дәрәҗәдә «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру өчен җаваплы затлар чакырыла.

Катнашу өчен сылтама буенча узарга кирәк https://go.mywebinar.com/zlch-cxzl-zqxl-flxb.

Контакт өчен техник ярдәм телефоны: 8-917-928-78-25 – Коврова Альбина Альбертовна.