• Русский
  • Татарча

«Техноэшмәкәрлек һәм табигый-фәнни белем үстерүдә педагогик остаханә»

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары педагогларын һәм «РОСНАНО Мәктәп Лигасы» инновацион проектының региональ челтәрендә катнашучы мәктәпләрне катнашырга чакырабыз.

«Технопаркны һәм табигый-фәнни белемне үстерүдә педагогик остаханә» («РОСНАНО мәктәп лигасы» проекты мөмкинлекләрен һәм ресурсларын кулланып практикаларга күзәтү) республика гамәли-юнәлешле семинары (вебинар) 2020 елның 24 апрелендә Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатьтә узачак.
Семинар программасы:

  1. «РОСНАНО мәктәп лигасы» региональ ресурс үзәкләренең белем бирү челтәр проектлары.
    С. Н. Корнева, ТР Мәгарифне үстерү институтының мәгарифне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру үзәге фәнни хезмәткәре
  2. Мәктәп укучыларының технологик эшмәкәрлеге. Дәреснең «РОСНАНО Мәктәп Лигасы» ресурсы кулланылган авторлык методик эшкәртмәсе.
    Р.В. Мулеев, ТР Буа шәһәре 2 нче лицееның информатика укытучысы
  3. Кислоталар, аларның үзлекләре һәм аларны табу ысуллары. Дәреснең «РОСНАНО Мәктәп Лигасы» ресурсы кулланылган авторлык методик эшкәртмәсе
    И.А. Кадырова,Казан шәһәре 170 нче мәктәпнең химия укытучысы
  4. Киләчәк ИТ-белгечләрне үстерү мәйданчыгы буларак Ульяновск дәүләт педагогика университеты каршындагы Информатика һәм мәгълүмати технологияләр академиясе эшчәнлеге.
    К.Р. Гыймалетдинова, "И.Н. Ульянов ис. УлДПУ" югары белем бирүче федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең инженер-электронигы

Семинарда (вебинарда) катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://clck.ru/N6XAA

Семинарның (вебинарның) видеоязмасы 25 апрельдән башлап Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының рәсми сайтында урнаштырылачак. Теркәлгән катнашучылар электрон рәвештә сертификатлар алачаклар.