• Русский
  • Татарча

"Дистанцион укыту шартларында ТДИ һәм әдәбият буенча БДИга әзерләнүнең актуаль мәсьәләләре" вебинары

2020 елның 25 апрелендә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен "Дистанцион укыту шартларында ТДИ һәм әдәбият буенча БДИга әзерләнүнең актуаль мәсьәләләре" дигән вебинар уздыра.

Семинарда тыңлаучыларның катнашуы коммерцияле булмаган нигездә үткәрелә.

Вебинарның максаты: гомуми белем бирү оешмалары укытучыларына ТДИга һәм әдәбият буенча БДИга әзерлек турында мәгълүмат бирү.

Семинар экспертлары: Сорокина Татьяна Викторовна, әдәбият буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең җавап биремнәрен тикшерү буенча региональ фән комиссиясе рәисе, Казан дәүләт мәдәният институтының мәдәниятара коммуникацияләр кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты.

Михеев Александр Владимирович, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының социаль-гуманитар фәннәр кафедрасы доценты, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының рус теле буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә җавап бирелгән биремнәрне тикшерү буенча региональ фән комиссиясенең әйдәүче эксперты, филология фәннәре кандидаты.

Вебинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  • дистанцион укыту шартларында әдәбият буенча ДЙАга әзерлек эшләрен планлаштыру;
  • әдәбият буенча ТДИ һәм БДИ вариантының структур үзенчәлекләре;
  • куелган сорауга җентекле җавап язу алгоритмы (ТДИ һәм БДИда әдәби инша язу);
  • әдәби инша язганда укучыларның типик хаталары;
  • әдәби әсәрне анализлау алгоритмы.

Вебинарда катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк: https://go.mywebinar.com/pmbv-bvhj-wmrb-tqvh

Контакт өчен техник ярдәм телефоны: 8-917-928-78-25 – Коврова Альбина Альбертовна