• Русский
  • Татарча

Гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарлары өчен «Белем бирү сыйфатын бәяләүдә заманча алымнар: БТЭ: нәтиҗәләрне әзерләү, анализлау, коррекция эше» семинары

2020 елның 21 апрелендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары директорларының урынбасарлары өчен онлайн-режимда «Белем бирү сыйфатын бәяләүдә заманча алымнар: БТЭ: нәтиҗәләрне әзерләү, анализлау, коррекция эше» дип аталган гамәли семинар оештырылды һәм үткәрелде.

Дәүләт биреме нигезендә һәм 2019/202020 уку елына Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында белем бирүнең сыйфатын күтәрү буенча чаралар планын (юл картасын) тормышка ашыру кысаларында әзерләнгән семинарда Татарстан Республикасының 23 педагогик хезмәткәре катнашты.

Семинар программасында түбәндәге сораулар каралды:

  1. Белем бирүнең сыйфатын бәяләүдә заманча алымнар: БТЭ: нәтиҗәләргә анализ, коррекция эше (мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Җамалетдинова З.И.).
  2. «Рус теле һәм әйләнә-тирә дөнья буенча БТЭга әзерлек эшләре үзенчәлекләре» эш тәҗрибәсеннән (Казан шәһәре Идел буе районы 6 нчы гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Садриева Г.Р.).
  3. «Математика буенча БТЭга әзерлек эшләре үзенчәлекләре. Психологик ярдәм» эш тәҗрибәсеннән (Казан шәһәре Идел буе районы 6 нчы гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Любицкая Р.Ф.).

Катнашучылар чараның практик юнәлешле булуын һәм аны актуаль форматта оештырылуын билгеләп үттеләр.