• Русский
  • Татарча

«Фәнни потенциал–XXI» I Республика фәнни-гамәли конференциясе нәтиҗәләре

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе дәүләт биремен тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә, дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, читтән торып уку форматында «Фәнни потенциал-XXI»I Республика фәнни–гамәли конференциясен үткәрде. Татарстан Республикасында махсус санитар-эпидемиологик режим чорында имин укыту һәм тәрбия шартларын тәэмин итү буенча чаралар көчәйтелүгә бәйле рәвештә, конференция дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып читтән торып узды (катнашучылар видеоматериаллар, презентацияләр, докладлар тәкъдим иттеләр).

Конференциядә катнашучылар:

  • Татарстан Республикасы мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләре һәм белгечләре
  • Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының педагоглары һәм укучылары.

Конференциядә катнашучыларның гомуми саны – 43 педагогик хезмәткәр һәм 87 гомуми белем бирү оешмасы укучысы.

Конференциядә каралган мәсьәләләр:

  • иҗади актив педагогларны һәм аларның укучыларын, перспективалы инновацион белем бирү проектларын һәм инициативаларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү;
  • шәхси һәм иҗади үзреализациягә юнәлдерелгән нәтиҗәле эшчәнлекне стимуллаштыру;
  • заманча белем бирү сыйфатына ирешү;
  • конференциядә катнашучыларның мәгариф өлкәсендә фәннең яңа казанышлары турында мәгълүмат белән таныш булуын арттыру;
  • сәләтле укучыларны һәм аларның остазларын үстерү һәм аларга ярдәм итү өчен «2015-2020 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасы мөмкинлекләрен җәлеп итү;
  • педагогларның инновацион эшчәнлеге тәҗрибәсен ачыклау, гомумиләштерү һәм трансляцияләү.

"Фәнни потенциал – XXI» конференциясе нәтиҗәләре буенча катнашучыларның мәкаләләре җыентыгы әзерләнде, аларның эшчәнлеге мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән.

Җиңүчеләр һәм призерлар: https://clck.ru/N5rXw

Конференция материаллары җыентыгы: https://clck.ru/N5rAx