• Русский
  • Татарча

Мәгариф министры Сергей Кравцовның «Мәктәп укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханы, тикшерү эшләре, олимпиадалар һәм башка контроль чараларны үткәрү срокларын үзгәртү турында " брифингы

Хөрмәтле коллегалар, хәерле көн!

Бөтенроссия тикшерү эшләре һәм олимпиадалары уздыру уңаеннан берничә белдерү ясарга телим.

Беренче белдерү. Бөтенроссия тикшерү эшләрен уздыруга карата. Аларны бу уку елы ахырында 4, 5, 6, 7, 8, 10 һәм 11 сыйныф укучылары язарга тиеш иде.

Укытучылар, төбәкләр, мәгариф җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм ата-аналар җәмгыяте белән консультацияләр үткәргәннән соң, Бөтенроссия тикшерү эшләрен бу уку елы ахырыннан киләсе уку елы башына күчерү турында карар кабул ителде.

Шул ук вакытта бу эшләрнең нәтиҗәләре киләсе уку елы башында бу укучыларның аттестацияләре булып саналмаячак. Алар өчен билгеләр куелмаячак. Алар уку елы башында керү диагностикасы өчен белем бирү процессына төзәтмәләр кертү максатында кирәк булачак. Мондый диагностика укучыларның белем дәрәҗәсен күрсәтергә һәм белемдәге кимчелекләрне ачыкларга тиеш. Әлеге мәктәп диагностикасын үткәргәннән соң, укытучылар тиешле күрсәтмәләр алачаклар һәм кирәкле методик эш төзеләчәк. Бу эшкә без педагогик вузларны, квалификация күтәрү институтларын, методик хезмәтләр күрсәтү оешмаларын җәлеп итәчәкбез. Мондый программаларны әзерләү буенча эш башланды инде, һәм бу эш Мәгариф министрлыгы тарафыннан координацияләнәчәк.
Мәкаләнең тулы эчтәлеге һәм брифинг видеоязмасы Россия Федерациясе мәгариф министры сайтында: http://government.ru/dep_news/39516/
111
1
2
3
4
5
6
7