• Русский
  • Татарча

БДИ һәм ГДИга әзерләнү өчен "Минем мәктәп online" телепроекты

Мәгариф министрлыгы "Триколор" телекомпаниясе белән бергә "Минем мәктәп online" белем бирү тапшыруларын башлап җибәрә. Проект өлкән сыйныф укучыларына БДИ һәм ТДИга әзерләнергә ярдәм итәчәк.

Видеодәресләр федераль белем бирү стандартына (ФГОС) тулысынча туры килә. Экраннардан авторлык методикасы буенча эшләүче Россиянең иң яхшы педагоглары чыгыш ясаячак. Алар балаларга төп темаларны төшендереп һәм аңлаешлы итеп аңлатачаклар.

Беренче видеодәрес 22 апрельдә Мәскәү вакыты белән иртәнге 4.00 сәгатьтә башлана. Тема: математика, 9 сыйныф. Санлы туры, тигезсезлекләр.

Видеодәресләр расписаниесе:

8