• Русский
  • Татарча

Педагогик хезмәткәрләрнең республика семинарын оештыру һәм үткәрү

2020 елның 17 апрелендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2019 елның 27 декабрендәге 1931/19 номерлы боерыгы белән расланган дәүләт биреме кысаларында педагогик хезмәткәрләрнең республика семинары оештырылды һәм онлайн-режимда үткәрелде. Семинарда Татарстан Республикасының 52 педагогик хезмәткәре катнашты.

Семинар программасында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  1. Башлангыч мәктәптә укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру үзенчәлекләре (Җамалетдинова З.И., мәктәпкәчә һәм башлангыч белем алу кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты).
  2. Гомуми интеллект юнәлеше буенча укудан тыш эшчәнлекне оештыру (Любицкая Р.Ф., Садриева Г.Р., Казан шәһәре Идел буе районы «6 нчы гимназия»сенең башлангыч сыйныфлар укытучылары).

Семинарда катнашучылар актив булдылар, сораулар бирделәр, чараның практик юнәлешле булуын билгеләп үттеләр, семинарны уздыруны югары бәяләделәр, институтның җитәкчелегенә һәм укытучылар составына зур рәхмәт белдерделәр.