• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә мәгариф оешмалары җитәкчеләренең квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру

6 апрельдән 17 апрельгә кадәр ТР Мәгарифне үстерү институтының Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан “ФГОС шартларында мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең актуаль проблемалары” темасына 72 сәгать күләмендә өстәмә һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырылды, барлыгы 42 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы җитәкчесе укуны үтте (кураторы - мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Р.И. Латыпова).

Укуның максатлары: федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында белем бирү сыйфаты белән идарә итүдә мәктәпкәчә мәгариф оешмалары җитәкчеләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү.

Программа презентацияләр, видеолекцияләр, онлайн-консультацияләр, виртуаль стажировка, видеоязмалар, вебинарлар рәвешендә электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып гамәлгә ашырылды. Тыңлаучылар кирәкле белемнәр һәм осталыклар алырга мөмкинлек биргән, ачыклык һәм һәркем файдалана алырлык булган уңайлы эш графигын һәм эш режимын, программаның төзеклеген билгеләп үттеләр. Бу исә укучыларның мәнфәгатьләренә һәм ихтыяҗларына бәйле рәвештә карала торган мәсьәләләр даирәсенә төзәтмәләр кертергә, туган мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә, укытучылар һәм курс кураторлары белән үзара элемтә булдыра.

Тыңлаучылар мәктәпкәчә белем бирү сыйфаты белән идарә итүдә кирәкле һөнәри компетенцияләрне камилләштерү мөмкинлеге алган өчен Институтның ректоратына һәм укытучылар составына зур рәхмәт белдерделәр.
Курсның файлларын сылтама буенча алып кулланып була: https://cloud.mail.ru/stock/3jrxJz4t1KUGK7TyAfN5rY7m


Фото слушателей курсов

0
01
1
2
3
4
5
7
8
9
10
11
12
13
15
17
19
20
21
22