• Русский
  • Татарча

Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасының туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучылары өчен онлайн-вебинарлар

2020 елның 14, 15 һәм 16 апрелендә Казан шәһәренең туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучыларының квалификациясен күтәрү кысаларында «Хәзерге шартларда туган телне (татар телен) һәм әдәбиятын укыту методикасында яңа алымнар» темасы буенча онлайн-вебинарлар үткәрелде (үткәрү сроклары: 08.04.2020 - 24.04.2020):

  1. “Метапредмет дәрес”.
  2. “Туган тел (татар теле) һәм әдәбият дәресләрендә коммуникатив технологияләрне куллану”.
  3. “ФГОСны гамәлгә ашыру шартларында укучыларның эшчәнлеген бәяләү системасы”.

Вебинарларны алып баручылар сыйфатында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәрләре Шәмсетдинова Р.Р. һәм Фәттахова Р.Ф. чыгыш ясадылар.

Вебинарларда 60 укытучы катнашты. Вебинар барышында чатта чыгыш ясаучылар белән актив рәвештә элемтә алып барылды, бу чараны ачык һәм мавыктыргыч итәргә мөмкинлек бирде. Барлык катнашучылар әлеге форматта чараның дәрәҗәсен һәм нәтиҗәлелеген югары бәяләделәр.

Чыгышларның видеоязмалары: