• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмаларында практик белем бирүне оештыру проблемалары буенча видеоконференция

2020 елның 15 апрелендә электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыру проблемалары буенча чираттагы видеоконференция үткәрелде. Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Һөнәри белем бирүне үстерү үзәге белән берлектә оештырылды. Видеоконференция эшендә республиканың 92 һөнәри белем бирү оешмасыннан укыту-методик һәм укыту-җитештерү эшләре буенча җитәкче урынбасарлары катнашты.

Дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып уку һәм җитештерү практикасын оештыру өчен укучылар өчен индивидуаль биремнәр эшләүгә таләпләр каралды. Санитар-эпидемиологик чараларны көчәйтү шартларында урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыру кысаларында шоферлар әзерләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Көллият һәм техникум җитәкчеләренә методик ярдәм күрсәтү максатларында Һөнәри белем бирүне үстерү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан «Урта һөнәри белем бирү мәгариф программалары буенча җитештерү практикасын укыту-методик тәэмин итү» методик тәкъдимнәре эшләнде.