• Русский
  • Татарча

«Функциональ грамоталылык компоненты буларак финанс грамоталылыгы: педагогик аспект» онлайн-вебинары

23 апрель көнне 15.00 сәгатьтә ТР Мәгарифне үстерү институты һәм Россия Банкы педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү буенча белем бирү эшчәнлеге кысаларында «Функциональ грамоталылык компоненты буларак финанс грамоталылыгы: педагогик аспект» вебинарын үткәрәчәк.

Өстәмә һөнәри программаларны тыңлаучылардан тыш, вебинарга икътисадый кризис шартларында финанс-грамоталы тотыш нигезләре буенча актуаль мәгълүмат алу белән кызыксынган барлык педагогик хезмәткәрләр дә чакырыла.

Вебинарга беркетелгән чакыру хатында күрсәтелгән сылтама буенча теркәлергә мөмкин.