• Русский
  • Татарча

Санитар-эпидемиологик чараларны көчәйтү шартларында урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Бөтенроссия вебинарлар сериясе

Һөнәри белем бирүне үстерү үзәге хезмәткәрләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы йөкләмәсе буенча һөнәри белем бирү оешмаларында килеп туган проблемаларны оператив хәл итү максатыннан оештырылган санитар-эпидемиологик чараларны көчәйтү шартларында белем бирү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Бөтенроссия вебинарларында катнаша.

  • 2020 елның 13 апреле - Урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары өчен Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының норматив-хокукый документларының актуаль базасы.
  • 2020 елның 14 апреле - Дистанцион технологияләр режимына күчкәндә төп белем бирү программасын тормышка ашыруның нәтиҗәле инструментларын гамәлгә кертү: Мәскәү көллиятләренең эш практикасы.
  • 2020 елның 15 апреле - Урта һөнәри белем бирү системасында төбәк практикаларын үстерү өчен перспективалар һәм актуаль треклар.

    Вебинарларның видеоязмалары белән https://www.crpo-mpu.com сайтында танышырга мөмкин.