• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тел өйрәтү буенча өстәмә белем бирү мәгариф учреждениеләре педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру

2020 елның 25 мартыннан 14 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның билингвизм шартларында сөйләмнәрен үстерүнең актуаль мәсьәләләре» темасына 72 сәгать күләмендә өстәмә һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырылды, 32 педагогик хезмәткәр укып чыкты (программаның кураторы - Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Мифтахетдинова Н.Р.).
Программа презентацияләр, видеолекцияләр, онлайн-консультацияләр, виртуаль стажировка, видеоязмалар, вебинарлар һәм практик кейслар рәвешендә электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып гамәлгә ашырылды; темага туры килә торган сорауларны һәрьяклап колачлады; эш графигы һәм режимы тиешле күләмдә тулыландырылды һәм тыңлаучыларга кирәкле барлык компетенцияләрне алырга мөмкинлек бирде. Йомгаклау аттестациясе проект эшләрен онлайн-режимда тәкъдим итү рәвешендә узды.

Тыңлаучылар мәктәпкәчә белем бирү буенча педагогик эшчәнлектә кирәкле һөнәри компетенцияләрне камилләштерү мөмкинлеге алган өчен Институтның ректоратына һәм укытучылар составына зур рәхмәт белдерделәр.