• Русский
  • Татарча

"Төп дәүләт имтиханнарына әзерлек үзенчәлекләре" вебинары

2020 елның 14 апрелендә 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен "ТДИ-2020 гә әзерлек үзенчәлекләре" дигән вебинар уздыра.
Семинарда тыңлаучыларның катнашуы коммерцияле булмаган нигездә үткәрелә.
Вебинарның максаты: гомуми белем бирү оешмалары укытучыларына дистанцион укыту шартларында 9 сыйныфта рус теле буенча ТДИга әзерлек турында мәгълүмат бирү.

Семинар экспертлары: Михеев Александр Владимирович, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының социаль-гуманитар фәннәр кафедрасы доценты, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының рус теле буенча Дәүләт йомгаклау аттестациясенең киңәйтелгән җаваплы биремнәрен тикшерү буенча региональ фән комиссиясе рәисе урынбасары – әйдәп баручы эксперты, филология фәннәре кандидаты;

Копосов Даниил Роберт улы, филология фәннәре кандидаты, доцент, рус теле буенча Дәүләт йомгаклау аттестациясенең киңәйтелгән җаваплы биремнәрен тикшерү буенча региональ фән комиссиясенең әйдәп баручы эксперты.

Вебинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  • дистанцион укыту шартларында рус теле буенча ТДИга әзерлек эшләрен планлаштыру;
  • Google класс платформасын булдыру алгоритмы һәм аның белән эшләү;
  • ТДИ форматында изложение һәм сочинение (язу һәм тикшерү үзенчәлекләре);
  • ТДИның тест өлеше биремнәре үзенчәлекләре ("тозаклар" һәм аларны "әйләнеп узу" ысуллары");
  • ничек үзеңә биремнәрне башкарырга өйрәнергә (үзтәҗрибне презентацияләү).

Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча узарга кирәк: https://go.mywebinar.com/rdtc-fqcg-bwnq-qgfz

Контакт өчен техник ярдәм телефоны: 8-917-928-78-25 – Коврова Альбина Альберт кызы