• Русский
  • Татарча

«Балаларны һәм яшүсмерләрне социальләштерүне психологик-педагогик озата баруның заманча технологияләре» вебинар-конференциясе

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе уздырган онлайн-чаралар циклы кысаларында 2020 елның 10 апрелендә педагогик хезмәткәрләргә фәнни-методик ярдәм күрсәтү буенча «Балаларны һәм яшүсмерләрне социальләштерүне психологик-педагогик озатып баруның заманча технологияләре» дигән вебинар-конференциясе үткәрелде. Вебинар-конференция эшендә Татарстан Республикасының 60 педагогик хезмәткәре катнашты.

«Балаларны һәм яшүсмерләрне социаль-педагогик озата баруның заманча технологияләре» вебинар-конференциясе темасы педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы, доцент, психология фәннәре кадидаты Лушпаева Ирина Игоревна һәм өлкән укытучы Бадалова Эсмир Юрьевна тарафыннан ачылды.

Вебинар-конференциядә чатта чыгыш ясаучылар белән актив рәвештә элемтәгә керү мөһим булды, бу чараны ачыграк һәм мавыктыргыч итәргә мөмкинлек бирде.

Барлык катнашучылар да әлеге форматта үткәрелгән чараның дәрәҗәсен югары бәяләделәр.

«Балаларны һәм яшүсмерләрне социальләштерүне психологик-педагогик озата баруның заманча технологияләре» вебинар-конференциясе видеоязмасы