• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе. Җыелма электрон китапханә каталогы

Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе ресурсларыннан файдаланырга тәкъдим итәбез.

2010 елдан «Татарстан Республикасының милли электрон китапханәсе» мәгълүмат системасы проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты - Татарстан, Россия һәм чит ил гражданнары һәм китапханә хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы китапханәләренең җыелма электрон каталогына керүен тәэмин итү өчен мәгълүмат системасы булдыру. Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе порталы китапханәләр ресурсларыннан файдалануның бердәм ноктасы булып тора, ул теләсә кайсы кулланучыга кыска вакыт эчендә китапханәләр фондыннан теләсә кайсы кирәкле мәгълүматны бирә.

Порталның төп сервислары:

  • Татарстан Республикасы республика һәм муниципаль китапханәләренең җыелма Электрон каталогыннан документлар эзләү;
  • сайлап алынган китапханәдә документка заказ бирү;
  • тулы текстлы Электрон коллекцияләргә керү мөмкинлеген тәэмин итү;
  • "Китапханәчедән сора" белешмә хезмәте;
  • проектта катнашучы һәр китапханә турында мәгълүмат;
  • «РУСЛАН» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасын үзләштерү процессларына җәлеп ителгән китапханә белгечләре өчен мәгълүмат.

Татарстан Республикасы эчендә «ТР Милли электрон китапханәсе» мәгълүмат системасының территориаль колач ала бару этаплап киңәйтелде. Проектта катнашучы китапханәләрнең саны елдан-ел артты: 2010 елда анда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Республика яшүсмерләр китапханәсе, Татарстанның Яшел Үзән районы үзәкләштерелгән китапханә системасының үзәк һәм Әйшә авыл китапханәсе катнашты. 2012 елда катнашучылар арасына Республика балалар китапханәсе, Сукырлар өчен республика махсус китапханәсе һәм тагын 10 үзәкләштерелгән китапханә системасы керде. 2013 елда 17 үзәкләштерелгән китапханә системасы, 2014 елда - 9, 2015 елда - калган 8 ҮКС тоташтырылды. Хәзерге вакытта ТР Мәдәният министрлыгы системасының барлык китапханәләре “ТР Милли электрон китапханәсе” мәгълүмат системасында катнаша.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 26 мартындагы 187 номерлы карары белән «Татарстан Республикасының милли электрон китапханәсе» мәгълүмат системасына дәүләт статусы бирелде.

“ТР Милли электрон китапханәсе” дәүләт мәгълүмат системасы эшчәнлегенең хокукый нигезләре “Китапханәләр һәм китапханә эше турында” 06.08.2019 N 65-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнде.

2020 елның 25 гыйнварында «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» дәүләт мәгълүмат системасы турындагы нигезләмәне раслау хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 23 нче карары кабул ителде. ТР МЭК ДМС турында нигезләмә дәүләт мәгълүмат системасын формалаштыру һәм эшләү тәртибен, эшкәртелә торган мәгълүматтан файдалану тәртибен, шулай ук катнашучыларның вазыйфаларын һәм функцияләрен, кулланучыларның хокукларын һәм бурычларын билгели. Кушымтада «ТР Милли электрон китапханәсе» ДМС объектлары составына кертү өчен документлар сайлап алу методикасы» тәкъдим ителгән. Методикада ТР МЭК дәүләт мәгълүмат системасына кертү өчен документлар сайлап алу критерийлары беркетелгән. Беренче чиратта торышлары нык искергән фәнни, мәгариф, мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия булган документлар, индивидуаль үзенчәлекләргә ия булган уникаль басмалар цифра форматына күчереләләр.

«ТР Милли электрон китапханәсе» дәүләт мәгълүмат системасын үстерү өстендә эш дәвам итә. Әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәсе электрон коллекцияләр һәм җыелма электрон китапханә каталогы күләмен арттыру, библиографик язмаларның сыйфатын күтәрү булачак. Болар барысы да портал аша күрсәтелә торган халык өчен мәгълүмати-китапханә хезмәтләрен камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, «ТР Милли электрон китапханәсе» сайтында Татарстан Республикасы мәктәп китапханәләре буенча әдәбият эзләү системасы эшли.

Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе: https://kitap.tatar.ru/tt/