• Русский
  • Татарча

«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җайлаштырылган белем бирү программасы: структура, үзенчәлекләр» семинары

Хөрмәтле коллегалар!

2020 елның 17 апрелендә 13.00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җайлаштырылган белем бирү программасы: структура, үзенчәлекләр» дигән гамәли юнәлешле семинар үткәрә. Семинар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2019 елның 27 декабрендәге 1931/19 номерлы боерыгы белән һәм Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында белем бирү сыйфатын арттыру буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында 2019/2020 уку елында расланган дәүләт биреме нигезендә әзерләнгән.

Семинарда катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://forms.yandex.ru/u/5e902ae3a3dbf10e2e0e99b6/

Барлык материаллар видеопрезентация форматында тәкъдим ителгән һәм сезнең алга таба эшегездә куллану өчен сайтта урнаштырылган.

Сайтта эш алгоритмы