Дөньяда коронавирус дип аталган йогышлы чир таралу безнең күнегелгән тормыш рәвешенә зур үзгәрешләр кертте. «Үзизоляция тәртибе» кертелү сәбәпле, каникуллардан соң мәктәпләр дистанцион укуга, ягъни өйдән торып укуга күчте.
Дистанцион уку – белем алуның бер төре. Хәзер күбебезнең өе онлайн-мәктәпкә яки онлайн-эш урынына әверелде. Укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр өчен дә бу әле яңа күренеш, димәк, хәзер барыбызга да аның тәртип-кагыйдәләренә өйрәнергә туры киләчәк.
Ата-аналар дистанцион уку тәртибендә балаларны укыту өчен шартлар булдыруны гарантияләргә һәм балаларның гомере, сәламәтлеге, уку вакытын контрольдә тоту өчен җаваплылыкны үз өсләренә алырга тиеш булды. Бу шартларга яраклашу һәм читтән торып эшләүнең нәтиҗәсе булсын өчен, берничә киңәш тәкъдим итәбез.
Хәзерге шартларда иң мөһиме – өйдә уңайлы мохит тудыру
Коронавирус белән вазгыятьне аңлату.
Балага ни дә булса аңлатыр алдыннан, олы кеше иң элек үзе вазгыятьтән хәбәрдар булырга, бу уңайдан ниндидер бер төгәл фикер булдырырга тиеш. Төрле яктан мәгълүмат ташкынында тыныч калу да күп көч таләп итә.
Коронавирус белән бәйле вазгыятьне башлангыч сыйныф укучысына түбәндәгечә аңлатырга мөмкин:
- Бүген бөтен дөнья күләмендә ниндидер чир турында сөйлиләр. Безнең әле аны күргәнебез юк, нәрсә икәнен дә белмибез. Әмма аны булдырмас өчен, берара вакытны өйдә утырырга тиешбез. Әтиең дә, әниең дә өйдә эшләячәкбез. Бу артык кешеләр белән аралашмаска, чирләмәскә тырышу өчен кирәк. Күп кеше авырса, табиблар барысына да ярдәм итеп өлгермәс, аларга эшләү авыр булачак. Без үзебезнең сәламәтлек турында үзебез кайгыртырга тиеш: шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, физкультура белән шөгыльләнергә, билгеләнгән режимны үтәргә.
Яңа тәртип (режим) урнаштыру.
Көндәлек тормышта ата-аналар еш кына балаларын күрергә, аларның мавыгулары, хыяллары, борчулары белән кызыксынырга да оныта. Үзизоляция шартларында исә балалар белән яңадан танышу өчен мөмкинлекләр туды.
Бала белән үзизоляцияне файдалы итеп үткәрү юллары күп. Иң мөһиме – бу эшләргә мәҗбүри итеп карамаска, ә алардан тәм табып, чын күңелдән бирелеп шөгыльләнергә кирәк. Игътибарны позитив әйберләргә юнәлтергә киңәш ителә. Күңелеңә ошаган, рәхәтлек биргән шөгыльләр уйлап табарга, позитив телеканаллар, тапшырулар карарга, моңа кадәр укырга вакыт тапмаган китаплар укырга була. Мондый шөгыльләр организмга күтәренке кәеф гормоннары эшләп чыгарырга булыша. Алар исә иммунитетка уңай тәэсир итә, аны ныгытырга ярдәм итә.
Ата-ана иң элек вакытны дөрес бүлеп, моны балаларга да аңлатырга тиеш. Көннең һәр сәгатен алдан бүлеп, планлаштырып куйсаң хәерле.
Иң элек, әлбәттә, бала өчен онлайн-эш урынын оештыру таләп ителә. Тезгә ноутбук куеп эшләү яхшы вариант түгел. Компьютер өстәле булса әйбәт. Ул булмаса, гадәти өстәл дә яхшы булыр. Өстәл тәрәзә янында торырга тиеш. Шулай да, өстәлдә өстәл лампасы булдырылса, яхшы булыр. Күләгә комачауламасын өчен, уңагай бала өчен лампаны сул якка, сулагай бала өчен уң якка куярга кирәк.
Компьютер мониторы укучы алдында, күздән 600-700 мм ераклыкта урнашкан булырга тиеш. Китапларны, канцелярия товарларын күздән кул озынлыгында махсус җайланмада тотарга кирәк, бу муенга йөкләнешне киметә һәм күзләрне саклап калырга мөмкинлек бирә. Шулай ук онлайн-дәрес вакытында укучыга урындыкта тирән утырырга, корпусны һәм башны тигез тотарга кирәк. Өстәл кырыена күкрәк белән таянырга ярамый.
Дистанцион уку чорында программа материалын яхшылап аңласын өчен, ата-аналарның да ярдәме сорала. Шуны да онытмаска кирәк, башлангыч сыйныфтагы балага әти-әнисенең аның янында булуы, аның белән шөгыльләнүе, аны канатландырып торуы бик мөһим.
Спорт, гимнастика белән шөгыльләнүгә аерым бер вакыт һәм урын билгеләргә кирәк. Күп кенә тренерлар бүген социаль челтәрләрдә бушлай күнекмәләр үткәрә, сайлап алып кушылырга мөмкин. Бала да, ата-ана да көн саен спорт белән шөгыльләнеп күнексә, бу файдалы гадәт алга таба да калачак.
Үзизоляция - өстәл уеннары өчен яхшы вакыт. Бу шашка да, шахмат та, лото да, пазл да булырга мөмкин. Балалар белән әвәләп, рәсем ясау шөгыльләре дә мавыктыргыч. Өстәвенә, хәзер әзер уеннар тәкъдим итүче онлайн-марафоннар да бик күп.
Баланың кызыксынуларына карап, табигать, фәнни ачышлар, галәм, очкычлар, динозаврлар һ.б. турында документаль фильмнарны да, әйләнә-тирәлекне өйрәнүгә багышланган кызыклы тапшырулар карауны да алдан планлаштыру яхшы булыр.
Дөньякүләм билгеле музейлар хәзер бушлай онлайн-экскурсияләр дә тәкъдим итә. Шушы мөмкинлектән файдаланып, көн саен андагы бер экспозиция белән танышу да яхшы булачак. Республикабызда күп кенә мәдәният оешмалары тамашачы белән элемтәләрен саклап калу максатыннан ,тамашаларны онлайн күрсәтүне җайлады.
Балалар өчен татар телендә түбәндәге онлайн-мөмкинлекләр барланды:
"Татармультфильм" оешмасының YouTube каналында татар телендә йөзләрчә мультфильм бар. Алар анда күптәннән куелган, ә хәзер, карантин вакытында, бу мультфильмнарны карарга мөмкинлек ачыла.
"Фиксиләр". Берничә ел элек Татарстанның мәгариф министрлыгы Русия балалары яратып карый торган "Фиксики" мультфильмын татар теленә тәрҗемә итеп тавышландырды. Бүген мультфильмның үз YouTube каналы бар. Анда "Фиксиләр"нең йөздән артык сериясе куелган.
"Сәфәри" балалар подкасты. "Әлбәттә" проекты балалар өчен дә кызыклы контент эшли. Авторлар беренчеләрдән булып балалар өчен татар телендә подкаст чыгарды. Мондый чыгарылышлар "Сәфәри" дип аталган бүлеккә тупланып бирелә. Хәзер каналда биш чыгарылыш бар: Грузия, Индонезия, Мисыр, Норвегия һәм Австралия турында.
Балаларга татар телендә кызыклы тапшырулар һәм мультфильмнар "Шаян-ТВ" балалар каналының YouTube сәхифәсендә дә бар.
"Үчтеки" проекты балалар өчен кыска санагычлар һәм тәрбияви роликлар тәкъдим итә.
"Сабыйлар" балалар үзәгеннән балаларга күнегүләр ясарга өйрәтә торган кыска видео роликлар: "Тычкан җыры", "Жираф җыры", "Бал кортлары җыры" һәм "Крокодил.
"Калеб" каналында кызыклы форматта төрле иҗади кешеләр белән интервьюлар.
"Татаркино" YouTube каналында балаларга Рамил Төхвәтуллинның "Шурале" мультфильмы һәм "Камыр-Батыр" мультфильмы кызыклы була ала.
Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашасы театры, "Әкият" курчак театры үзизоляция көннәрендә элеккеге елларда чыккан спектакльләренең видеоязмаларын күрсәтә.
Материал Мәгарифне үстерү институты мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы тарафыннан әзерләнде.