• Русский
  • Татарча

Укучыларны Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләүне оештыру проблемалары буенча онлайн-очрашу әзерләүдә катнашырга чакырабыз

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне килеп туган эпидемиологик вәзгыять шартларында укучыларны Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләүне оештыру проблемалары буенча онлайн-очрашу әзерләүдә катнашырга чакырабыз.

Вебинар темасы буенча педагогик хезмәткәрләрнең сорауларын 2020 елның 12 апреленә Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгатькә кадәр liu19@yandex.ru электрон адресына юллавыгызны сорыйбыз.

  • Оештыру-идарә мәсьәләләре белән бәйле сорауларга җавапларны Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү идарәсе башлыгы Круглинский Игорь Константинович бирәчәк.
  • Оештыру-педагогик мәсьәләләр белән бәйле сорауларга җавапларны Федераль педагогик үлчәүләр институты директоры Решетникова Оксана Александровна бирәчәк.
  • БДИ/ТДИ га дистанцион экспресс-әзерлекне оештыру белән бәйле сорауларга җавапларны экспертлар - КИМ ДЙА-2020не төзүчеләр һәм мәктәп укытучылары - педагогика фәннәре кандидаты, КИМ-2020 рус теле буенча эшләнмәләр комиссиясе җитәкчесе Цыбулько Ирина Петровна; икътисад фәннәре кандидаты «Белем бирү сыйфаты милли институты" өстәмә һөнәри белем бирү автоном учреждениесе директоры Федосова Ирина Евгеньевна бирәләр.

15 апрельдә үткәреләчәк очрашуның видеоязмасы өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылачак: http://naodppo.ksob.ru/category.php?cat_id=1187.