• Русский
  • Татарча

«Цифрлы Наноград: челтәр форматы һәм яңа мөмкинлекләр» темасы буенча вебинар

«РОСНАНО мәктәп лигасы» инновацион проектының төбәк челтәрендә катнашучы мәктәп педагогларын вебинарда катнашырга чакырабыз.

Вебинар 2020 елның 13 апрелендә Мәскәү вакыты белән 13.00 сәгатьтә узачак.

Вебинар программасы:

  1. "Цифрлы Наноград» мәгариф платформасы ресурслары — www.nano-grad.ru
  2. «КРОНА junior» мәктәп укучыларының проект эшләре челтәр фәнни-гамәли конференциясе.
  3. STA-студияләрнең яңа номинацияләр буенча VI Бөтенроссия фестивале.
  4. Белем бирү оешмаларының проект эшчәнлегендә STA-студиянең укыту-методик комплектларын куллану..

Вебинарда катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://clck.ru/MtBDp

Вебинар 14 апрельдән башлап Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының рәсми сайтында Татарстан Республикасында РОСНАНО мәктәп лигасының ресурс үзәге битендә урнаштырылачак. Чара нәтиҗәләре буенча теркәлгән катнашучылар электрон рәвештә сертификатлар алачак.