• Русский
  • Татарча

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен «Русское слово» нәшрияты һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты вебинары

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының квалификациясен күтәрү системасы кысаларында, "Русское слово» нәшрияты һәм ТР Мәгарифне үстерү институты
2020 елның 8 апрелендә «Һөнәр сайлыйсың — үз киләчәгеңне сайлыйсың" вебинарын үткәрә, аның эчтәлеге педагогларның квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри программасына туры килә.

Вебинарга теркәлгән педагогларга катнашучы сертификаты бирелә, ул педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләүнең персонификацияләнгән системасында исәпкә алына. Каралырга планлаштырылган төп мәсьәләләр арасында җәмгыять белеме буенча предмет концепциясен тормышка ашыру проблемалары, функциональ грамоталылыкны формалаштыру һәм укучыларны тарихи-җәмгыяви белем чаралары ярдәмендә социальләштерү өчен инструментлар бар. Вебинарга түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://русское-слово.рф/methodics/webinars/81870/