• Русский
  • Татарча

«К.Д.Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмат үзәге «Мәктәпне дистанцион укытуга күчергәндә китапханә эшчәнлеген трансформацияләү» дигән темага вебинар уздыра

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

7 апрельдә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә «Мәктәпне дистанцион укытуга күчергәндә китапханә эшчәнлеген трансформацияләү» дигән темага вебинар үткәреләчәк.
Оештыручылар - «К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмат үзәге һәм Мәскәү шәһәренең 1540 нчы мәктәбе.

Бүгенге көндә мәктәпләр дистанцион укуга күчкән вакытта, әгәр мәктәп китапханәләре белем бирү мохитенә кертелмәгән, ә күп кенә ресурслар челтәрдә ачык булганда, күпләр өчен аларның перспективалары ачык түгел. Китапханәгә ихтыяҗны ни рәвешле булдырырга? Вебинар барышында тыңлаучылар китапханәнең роле ничек үзгәрүен, аның эшчәнлеге юнәлешләре үзгәрүен беләчәкләр.

Вебинар спикерлары:

  • Кубрак Наталья Владимировна, Мәскәү шәһәре 1540 нчы мәктәбенең (ОРТ технологик мәктәбе) китапханә мөдире,

Вебинарда катнашу өчен мәктәп китапханәләре һәм мәгълүмати-китапханә үзәкләре хезмәткәрләре, методистлар чакырыла.

Теркәлү өчен сылтама: http://b56968.vr.mirapolis.ru/mira/Do?id=77&s=uLVxVBE9gM8BYd0gqAur&type=...