4 апрель, 2020 - 14:18
2020 елның 8 апрелендә 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, "Онлайн университет китапханәсе" электрон-китапханә системасы белән берлектә, «Библиомәктәп» һәм «Китап укучы мәктәп» сервислары ярдәмендә «Укучыларны дистанцион укыту процессын методик яктан тәэмин итеп тору» вебинарын үткәрә.
Вебинар планы:
- Онлайн-укытуны гамәлгә ашыручы төп инструментлар һәм электрон китапханәләрнең алар арасында тоткан урыны.
- "Библиомәктәп" ЭКС һәм «Китап укучы мәктәп» проекты – педагогларга ярдәмгә электрон китапханәләр.
- «Библиомәктәп» контентын тутыруга кыскача күзәтү.
- ЭКСның методик бүлеге.
- ЭКСның интерфейсы һәм функционалы.
- Онлайн-белем бирүне үстерү өчен «Директ-Академия» мөмкинлекләре.
Вебинарга теркәлү өчен сылтама: http://b16644.vr.mirapolis.ru/mira/s/glAGMW