• Русский
  • Татарча

Укытучылар өчен дистанцион укыту буенча бушлай онлайн-курс

Россиядә укытучылар өчен дистанцион белем бирү ресурсы эшли башлады: http://учись-дома.онлайн.
Хәзерге вакытта порталда бушлай «Дистанцион укыту: процессны оештыру һәм түләүсез кушымталар, курслар, видеолекцияләр куллану» онлайн-курс ачык.

Курсның инициаторы - Россия Мәгариф министрлыгы, ә турыдан-туры оештыручы - «Мәгариф инновацияләре өлкәсендә профессионаллар» берлеге.

Курсның максаты - укытуның дистанцион форматларыннан файдаланырга өйрәтү, белем бирү контентын булдыру турында сөйләү, иң яхшы бушлай ресурсларны күрсәтү.

Россиянең күпчелек мәктәпләрен дистанцион укытуга күчерү сәбәпле, әлеге инициатива эштә бик файдалы булачак һәм өзлексез белем бирү процессын җайга салачак.