• Русский
  • Татарча

«Ачык мәктәп» проекты командасы педагогик марафон оештыра

Хөрмәтле коллегалар!

«Ачык мәктәп» проекты командасы 2020 елның 23 мартыннан 7 апреленә кадәр педагогик марафон уздыра. Марафон уздыруның төп максаты - педагогларны дистанцион белем бирү нигезләренә өйрәтү, бу процессны мәктәпләрдә оештыру һәм онлайн-укытуның нәтиҗәлелеген арттыру. Марафонда катнашу һәм теркәлү буенча бөтен мәгълүмат түбәндәге сылтамада бирелә: http://2035.school

Марафон вакытында педагоглар түбәндәге инструментларны кулланырга өйрәнәчәк: CORE, Гугл документлар, Linoit, Zoom, Skype, Plickers, Quizizz, Triventy, ZipGrade, Nearpod, EdPuzzle, LearningApps, Learnis YouTube, OBS studio, Instagram, Zoom, Мираполис, Pruffme, Getcourse, Foxford, Kahot, Likorhets.

Өстәмә мәгълүматны җаваплы хезмәткәр Богомолова Валентина Олеговнадан алырга була: v.bogomolova@coreapp.ai.
«Ачык мәктәп» проекты командасыннан мәгълүмати хат