• Русский
  • Татарча

Инглиз теле укытучылары өчен Skyeng'тан белем бирү вебинары: «Классны инглиз телен дистанцион укытуга күчерәбез: Zoom + Skyes»

Платформа сайты: https://edu.skyeng.ru

Максатчан аудитория: инглиз теле укытучылары

Вебинар дәвамлылыгы: 90 минут.

Дата һәм вакыт:

  • 3 апрель көнне Мәскәү вакыты буенча 10:00-11:30
  • 7 апрель көнне Мәскәү вакыты буенча 10:00-11:30
  • 10 апрель көнне Мәскәү вакыты буенча 10:00-11:30

Вебинарга сылтама: http://skyeng.ru/go/tt
Мастер-класс структурасы: Мастер-классның бер өлеше интерактив, анда катнашучылар платформа белән танышачак, үзара хезмәттәшлек стратегиясен булдырачак, инструментларны кулланырга өйрәнәчәк, дистанцион белем бирү инструментлары белән танышачак; демонстрация өлешендә методист дәреснең бер фрагментын Skyes School платформасын кулланып күрсәтәчәк; практик өлештә катнашучылар үз белем бирү процессында булган проблемалы хәлләрне чишүне башкаралар, шулай ук ярдәмче һәм дистанцион белем бирү инструментлары ярдәмендә, цифрлы ресурслардан файдаланып, методик эш планын төзиячәкләр һәм моны үз белем бирү процессында, шул исәптән дистанцион белем бирү процессында да куллана алачаклар.

Мөһим техник тәэминат: интернетка тотрыклы керү мөмкинлеге һәм стандарт программ тәэминат урнаштырылган компьютер (ноутбук), соңгы версия Гугл Хром яисә Яндекс браузерлары, колакчыннар яисә колонкалар.

Инглиз телен читтән торып укытуга күчү турында тулы мәгълүмат: http://skyeng.ru/go/skyes-free