• Русский
  • Татарча

Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Татарстан мәктәпләренең дистанцион укуга әзерлеген тикшерде

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов дистанцион белем бирүне оештыру белән танышу максатыннан регионның уку йортларында булды.

Министр билгеләп үткәнчә, белем бирү процессына дистанцион форманы кертү - бүген иң актуаль темаларның берсе, дәресләрне онлайн режимда уздыру укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирә.

Укытучылар, мәктәп укучылары мәктәп программасының күпчелек предметлары буенча уку материалларының киң һәм күптөрле корпусына керә ала, ә тәкъдим ителгән методик материаллар укытуны дистанцион режимда сыйфатлы оештыруга юнәлтелгән.

Мәктәп укучылары Р.Т. Борһанов белән онлайн-режимда аралаша алды. Сөйләшү барышында министр дистанцион укытуның дәресләрне оештыруның яңа формасы икәнен билгеләп үтте һәм балалардан укытуның әлеге формасы аларны канәгатьләндерәме, яхшырту буенча тәкъдимнәр бармы, дип кызыксынды.

Сөйләшү азагында министр балаларның хыялы тормышка ашты дип шаяртты: хәзер компьютерда иртәдән кичкә кадәр утырырга мөмкин.

1

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru