• Русский
  • Татарча

Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы турында

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе «Үзара челтәр аша хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын оештыруның төбәк системасы» темасы буенча Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы булып тора (аккредитацияләү турында таныклык, 2019 елның 28 июнендәге А-28-06-19/1 номерлы теркәү).

Инновацион мәйданчыкның максаты: педагогик һәм җитәкче кадрлар эшчәнлеген челтәр багланышлары нигезендә аякка бастыруның һәм үстерүнең региональ системасын булдыру һәм гамәлгә кертү, фәнни-методик тәэмин итү.

Педагог-остазларны, остазлык эшчәнлеген алып барган мәктәпләрне, оештыручы-партнерларны ТР Мәгарифне үстерү институты сайтында урнашкан «Остазлык мәктәбе» электрон мәйданчыгы эшендә катнашырга чакырабыз. «Остазлык мәктәбе» электрон мәйданчыгында актив катнашучылар РМА инновацион мәйданчыгында катнашучы сертификатлары белән билгеләп үтеләчәкләр. Остазларның иң яхшы тәҗрибәләре Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының «Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» дип исемләнгән электрон журналында бастырылырга тәкъдим ителәчәк. Партнер-оешмалар белән ТР Мәгарифне үстерү институты килешү төзи, аларга Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты инновацион мәйданчыгы партнерының сертификатлары тапшырылачак.



«Остазлык мәктәбе»нә сылтама: http://irort.ru/node/1037



Инновацион мәйданчык эшендә катрнашу өчен 2020 елның 10 апреленә кадәр бирелгән сылтама буенча гариза тапшырырга кирәк: https://clck.ru/MLzA7

Гаризага "Остазлык - миссия һәм яшәү рәвеше" видеоролигы беркетелә (3 минуттан артык түгел, үзең турында хикәя, көчле якларыгыз, уңышлы гамәлгә ашырылган проектлар). Видео форматы - Full HD 1920*1080, 25р яки 1280*720, 25р (монда 1920*1080 - кадр разрешениесе, ә 25р - секундка кадрлар саны); файл форматы - mp4. Видеоролик исемендә ФИО, предмет булырга тиеш.

РМА инновацион мәйданчыгында катнашучы сертификатын бирү шартлары:

  • «Остазлык мәктәбе» электрон мәйданчыгы эшендә катнашу;
  • Электрон мәйданчыкта урнаштырылган методик материалларның булуы;
  • Планлаштырылган чараларда катнашу:
    • «Осталык: теориядән практикага» конференциясе;
    • Семинарлар, түгәрәк өстәлләр һәм тәҗрибә алмашуның башка мәйданчыклары;
    • «Наставничество - яңа мөмкинлекләр территориясе» конкурсы
    • Вебинарлар, форумнар, видеоконференцияләр.