• Русский
  • Татарча

«Учи.ру» белем бирү платформасында вебинар

Хөрмәтле коллегалар!

2020 елның 26 мартында 14.00 сәгатьтә «Учи.ру» белем бирү платформасы «Учи.ру белем бирү платформасының дистанцион белем бирүне оештыру инструментларын куллану» темасына вебинар үткәрә, аның максаты - Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре укытучыларын һәм директорлары урынбасарларын «Учи.ру» бөтенроссия белем бирү платформасы инструментлары ярдәмендә укучыларның дистанцион уку вакытында өзлексез һәм сыйфатлы эшен тәэмин итүче әлеге платформаның төрле функцияләре белән таныштыру.

Вебинар ике өлештән тора, дәвамлылыгы - 120 минут.

1 нче өлеш

  • Укучыларның дистанцион эшен оештыру өчен «Учи.ру» белем бирү платформасын куллану;
  • «Учи.ру» дистанцион белем бирү технологияләре ярдәмендә педагогик мәсьәләләрне хәл итү;
  • Онлайн-дәресләр оештыру буенча кагыйдәләр, нюанслар һәм тәкъдимнәр;
  • Укучылар өчен интерактив курслар һәм аларның дистанцион эшләре турында төп мәгълүмат;
  • Россия Федерациясе мәктәпләрендә дистанцион эш алып бару өчен платформаны куллану тәҗрибәсе;
  • Курслар структурасы, биремнәргә мисаллар, педагогик технологияләр;

2 нче өлеш

«Учи.ру» инструментлары ярдәмендә дистанцион укытуны оештыру һәм укучыларның өзлексез эшен тәэмин итү ысуллары:

  • Платформада теркәлү процедурасы;
  • Укытучы һәм укучының шәхси кабинеты белән танышу;
  • Платформаның төп педагогик принциплары һәм алымнары;
  • Уку процессын «Учи.ру» белән берлектә мәктәптә һәм өйдә оештыру;
  • Укучының "Учи.ру" дагы эше, индивидуаль белем бирү траекториясе;
  • Платформа функцияләре ярдәмендә дистанцион эшчәнлекне оештыру;
  • «Карточкалардан бирем ясау» функционалы белән эш;
  • «Тикшерү эшен булдыру» функционалы белән эш;
  • «Статистика» функционалы белән эш.

Вебинарны узу нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да электрон сертификат ала алалар.

Вебинарга сылтама:
https://pruffme.com/landing/u151497/distant

2