24 март, 2020 - 11:39
2020 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университет белән берлектә, ата-аналар җәмәгатьчелеге, сыйныф җитәкчеләре һәм мәгариф оешмалары белгечләре өчен «Ни өчен балалар шундый төрле?» дигән темага тематик вебинар үткәрә.
Онлайн-режимда тоташу 2020 елның 26 мартында 15.00 сәгатьтә http://irort.ru/ru/node/1258 сылтамасы буенча мөмкин булачак.
Вебинар темасы буенча сорауларны трансляция башланганчы lab.vospitan@gmail.com адресына юлларга мөмкин.