• Русский
  • Татарча

Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә дистанцион укытуны тәэмин итү өчен онлайн-ресурслардан файдаланырга киңәш итә

Хөрмәтле коллегалар!

Сезне РФ Мәгариф министрлыгының дистанцион белем бирү өчен онлайн-ресурсларның киңәйтелгән исемлеген әзерләве турында хәбәр итәбез, аңа «Просвещение» компанияләр төркеме һәм «Российский учебник» корпорациясе сервислары кертелде:

Сезгә мәгариф идарәсенең төбәк һәм муниципаль органнары интернет-порталларында, «Просвещение» компанияләр төркеменең һәм «Российский учебник» корпорациясенең онлайн ресурслары турында мәгълүматны (банерлар, яңалыклар, сылтамалар, куллану буенча инструкцияләр һ.б.) мәгариф идарәсенең төбәк һәм муниципаль органнары, гомуми белем бирү оешмалары сайтларында, шулай ук өстәмә белем бирү оешмаларында урнаштырырга тәкъдим итәбез.

«Просвещение» компанияләр төркеме һәм «Российский учебник» корпорациясе сезгә кирәкле ресурсларны сезнең соравыгыз буенча оператив рәвештә тулыландырырга әзер. Материаллар урнаштыру, онлайн консультацияләр һәм вебинарлар үткәрү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрне югарыда күрсәтелгән «Кайнар линия» электрон адресларына җибәрүегезне сорыйбыз.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Дистанцион белем бирү өчен онлайн-ресурсларның киңәйтелгән исемлеге, анда «Просвещение» компанияләр төркеме һәм «Российский учебник» корпорациясе сервислары һәм онлайн ресурслар кергән.